16 июль 2014 яңалыклары
-
Ихтирам һәм игътибар кирәк
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен сөтнең бүгенге көндә төп керем чыганагы булуын һәр киңәшмә саен искәртеп килә. Бу шулай ук халыктан сөт җыюга да кагыладыр, чөнки авылларда яшәүче халык сөт кадерен белеп, булдыра алганча күбрәк сыер асрап, сөт һәм ит сатудан керем ала....
-
Изге айда – игелекле гамәлләр
11 июль хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында Бөгелмә муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттан тыш җыенын уздырды. Аның эшенә комиссия рәисе, хакимият башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов җитәкчелек итте.
-
Иң түбән бәяләр кайда?
Соңгы атнада Казанда бензинга һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр үзгәрмәде: А-76 (АИ-80) маркалы бензинның литры - 28,50 сум, АИ-92 - 30,26 сум, АИ-95 - 33,42 сум, дизель ягулыгы - 31,37 сум. Идел буе федераль округы төбәкләре башкалаларында А-76 (АИ-80) маркалы бензинга иң түбән уртача бәяләр Саратовта күзәтелгән, АИ-92 - Оренбургта,...
-
Өстәмә компенсацияләр каралган
Бүгенге көндә республиканың мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 195 431 бала тәрбияләнә. Бөгелмә шәһәре һәм районында исә 57 балалар бакчасы эшли, аларга 6019 бала йөри. Өстәмә компенсациянең 6 айлык керемне (агымдагы елның июль - сентябрь айларын да кертеп) исәпләп түләнүен күздә тотып, социаль яклау органнары тарафыннан өстәмә компенсациягә хокуклыларны яңадан теркәү...
-
“Кайнар линия” эшли
Татарстан үзәк сайлау комиссиясендә сайлаучылар өчен "кайнар линия" ачылды. Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән 14 сентябрьгә кадәр гражданнарга консультацияләр биреләчәк, сентябрь аенда булачак сайлау турында хәбәрләр җиткереләчәк. Татарстан халкы эш көннәрендә 10.00 - 18.00 сәгатьләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны түбәндәге телефоннар аша бирә ала: (843) 292-85-14, 292-56-42....
-
Киндер белән мәк – безнең дошман
Россиякүләм "Мәк-2014" оператив-профилактика операциясе башланганнан алып, нибары бер ай эчендә Татарстан наркополицейскийлары тарафыннан составында наркотик матдәләр булган 4,5 тонна үсемлек юк ителде. Алар биләгән мәйдан 2 гектардан артып китә иде. Кыргый киндер кишәрлекләре Әлмәт, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнары территорияләрендә ачыкланды.
-
Кадер-хөрмәт палатасы
Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә вакыйга - кардиология бүлегендә сугыш һәм тыл ветераннары өчен заманча җиһазланган палата сафка басты. Ул муниципаль хакимият гозере белән, "Безнең кадерле ветеран" шәфкать программасы нигезендә төзекләндерелде. Аңа җөмһүриятебезнең "Ак барс-мед" иминият компаниясе иганә итте.